5 декабрь 2012 яңалыклары
-
Спорт
Грек-рим көрәше Начар ишетүчеләр интернат-мәктәбе базасында, Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында, грек-рим көрәше буенча VI традицион турнир үтте. Ул озак еллар начар ишетүче балалар белән эшләгән, әлеге мәктәп директоры Г.Закиров истәлегенә багышланды. Турнирда Чаллы, Екатеринбург, Самара, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән 40тан артык көрәшче катнашты. Кызлар арасында - А.Әхмәтшина, К.Хисмәтуллина (икесе дә Бөгелмәдән),...
-
“Дамирыбызны югалттык...”
Юксыну 28 ноябрь көнне Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе, танылган журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Дамир Сәетгәрәй улы Асыловны искә алу кичәсе үткәрде. Чара Татар мәдәният үзәгендә узды. Сирин СӘГЫЙТОВ. Редакциябезгә аяз көнне яшен суккандай кайгылы хәбәр килеп ирешү белән телефон тынып тормады: күпләр кайгы уртаклашты, аптырашта...
-
Йөрәк һаман унсигездә...
Гомерләрнең иң бәхетле Сәгатьләре суккан гына… Бер карасаң, инде туксан! Бер карасаң, туксан гына… Туксан бит ул - тик сан гына… Йөрәк һаман унсигездә, Йөрәктәме?! Тулпар анда! Унсигез дә юктыр әле... - дигән мәшһүр шагыйрь һәм аның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Ник дигәндә, яшәгән саен яшисе килә, якты тормышлардан...
-
Тагын да кадерлерәккә әйләнде
"Әни" диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый "Әни" сүзен таптарга! /З.Туфайлова/. "Ерактагы кояш яктырак" диюләре дөресме, әллә минем сагынуым бик көчлеме, әниемне искә төшермәгән, аның турында уйламаган көнем юк дисәм, дөрес булмас - вакытым юктыр минем. Ә шулай да кечкенә генә уңышым, я шатлыгым булдымы, яисә...
-
Заманча алымнар...
3-16 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәре-нең 3 нче урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Чаллы соци-аль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты укытучы-галимнәре тарафыннан "Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту" дигән темага курслар оештырылды.
-
Бар икән әле битараф түгелләр
Күңелемне бик тырнап торгач, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Эш нидә дисезме?
-
Нокта куелды
"Бөгелмә авазы"ның 5 октябрь санында "Менә шулай "олыладылар" дигән исем (авторы - Руслан Җәләев) астында пенсионер үпкәсе басылып чыккан иде.
-
Мизгелләр
2003 елны авылдашым, укучым Әдип Гаязовның "Тезләнеп гафу үтен" дип исемләнгән китабы басылып чыккан иде. Ир уртасы, уйлары да, хисләре дә үз урынына урнашкан бу төпле егет өчен бик сөенгән идем ул чакта. Сөенми ни, авылдашым бит. Ә менә инде кулымда - икенче авылдашым Тәслия Хәерованың яңа гына басылып чыккан...
-
Укучыларыбыз сынатмас
Дәүләт йомгаклау аттестациясе - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы.
-
Кышка тулысынча әзер
"Бөгелмә электр челтәре" челтәр компаниясе" ААҖ филиалына көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек паспорты тапшырылды.
-
Чехия–Татарстан хезмәттәшлеге
Чехия компанияләре технологик яктан һәм фәнни казанышларга нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Татарстан Чехия бизнесының, уртак проектлар кысаларында һәм үз производстволарын булдырып, республика территориясендә эшләве белән кызыксына. Чехия сәнәгать һәм сәүдә минис-тры Мартин Куба белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда әлеге илнең эшлекле даирә вәкилләре, сәүдә-сәнәгать...
-
Яңалыклар
Эшлекле киңәшмәдән 30 ноябрь көнне хакимият бинасы киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда ноябрь аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы айга планнар каралды. Киңәшмә эшенә БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Үткән айда башкарылган эшләр турында БМР аппараты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев сөйләде. Аннан соң җаваплы җитәкчеләр үзләренең оешма-предприятиеләрендәге вәзгыять...
-
Бөгелмә яшьләре сынатмый
13 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе комплексы мәйданында студент-автомобиль йөртүчеләр арасында "Автосессия-2012" дип исемләнгән икенче республика конкурсы үтте.
-
Яңа йортка күчкәндә
Ноябрьнең соңгы көне туган шәһәребез елъязмасына истәлекле вакыйга буларак язылды - бу көнне шәһәр суды янәшәсендә җәмәгатьчелек хөкемдарларының өр-яңа йорты куллануга тапшырылды.